Аксубайның туган якны өйрәнүчесе мюдлылар алдында авыл тарихының битләрен ачты
Районда танылган туган якны өйрәнүче Владимир Чураков Мюд мәдәният йортына тарихи карталар һәм ХVIII гасыр башы мәгълүматларын бүләк итте.
Алар арасында халык телендә «Девичья гора» дип йөртелгән карта да бар.
Әлеге документларны ул республиканың дәүләт архивларыннан эзләп тапкан. Аларның район, авыл өчен нинди кызыксыну уятуын белеп, карталарның күчермәләрен төшергән. Владимир Чураков аларны зур форматта бастырган һәм, Мюд авыл җирлеге вәкилләренә тапшыру өчен редакциягә алып килде.
Архив документларын без Мюд авыл мәдәният йорты режиссеры Елена Сухаловага тапшырдык. Алар мәдәният учагында сакланачак, авыл халкы өчен тарихи карталар төбәкнең үткәнен өйрәнү объекты булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев