Аксубайның төп мәйданында волонтерлар һәм иң яхшы тармак хезмәткәрләре бүләкләр алдылар
Республика көненә багышланган бәйрәм чарасында районның иң яхшы вәкилләрен бүләкләү булды.
Район башлыгы Камил Гилманов Донбасста махсус хәрби операция зонасында мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашкан Гөлсинә Аккуловага һәм Людмила Мясниковага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәрби хезмәт ветераннары белән эшләүдә актив катнашулары, Россиянең куәтен ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте катнашучылары Флен Зәйнуллин, Александр Убейкин һәм Анатолий Скворцов «Мегапир» Кораллы Көчләренең запастагы офицерлары берләшмәсе милли ассоциациясе Мактау грамоталарын алдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чараны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашулары һәм пррофессиональлек өчен балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Евгения Безрукова, шәһәр тибындагы Аксубай башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов, район мәдәният йортының тавыш режиссеры Алик Большов, район мәдәният йортының яктылык буенча рәссамы Андрей Ондинов, район мәдәният йорты кинооператоры Александр Панюков район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.
Аксубай районының төзелеш тармагын үстерүгә керткән күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Райт» компаниясе инженер-сметчигы Татьяна Безруковага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен спорт мәктәбенең техник хезмәткәре Марина Мельникова, «Максад» ҖЧҖ электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Николай Павлов, банк хезмәткәре Гөлназ Билалова, «Нежность» КЦСОН директоры Тәнзилә Габдрахманова, ишегалларын төзекләндерүдә актив катнашканы өчен Николай Сидоров та бүләкләргә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев