Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Талант» ансамбле «Наше время —Безнең заман» XI фестиваленең супер финалында чыгыш ясады

Район мәдәният йортының «Талант» бию ансамбле үз чыгышын якты, кабатланмас дәрт белән башкарды.

Ансамбль составында иҗатка гашыйк, эзләнүчән, актив яшьләр. Җитәкчеләре Венера Краснова белән алар якты, дәртле, үзенчәлекле бию булдырганнар. Бу номерны ансамбль Әлмәттә фестивальнең зональ турында һәм Казан сәхнәсендә башкарды. Аксубай тамашачыларына Халыклар бердәмлеге көнендә район мәдәният йортында «Талант» ансамбле башкаруында төрек биюен тамаша кылу һәм аңа лаеклы бәя бирү мөмкинлеге туды.

«Наше время — Безнең заман» XI фестиваленең суперфиналыннан Аксубай коллективы “Хореография” номинациясендә диплом белән кайтты!

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев