Аксубайның сыйфатлы һәм арзан продукциясен сатып алыгыз!
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубайның авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылары Казанның ярминкә мәйданчыгында иртәдән үк урын алдылар. Шул ук вакытта мәйданчыкка сатып алучылар да агыла башлады. Республика башкаласында яшәүчеләр супермаркетларда сатылган продуктларга караганда, авыл җирлегендә үстерелгән һәм җитештерелгән азык-төлеккә өстенлек бирәләр. Ашлык, бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер, кабак, кәбестә, бал, сөт, төрле сортлы ит, ит эшләнмәләренең үз сатып алучысы бар. Бу юлы да 16 сәүдә ноктасы оештырылды, аларда гомуми суммасы 1,65 млн.сум тәшкил иткән сигез тонна ашлык, 3,2 тонна ит, 950 литр сөт, өч тоннадан артык яшелчә сатылган.
Район вәкилләре базарда сату иткән вакытта район, авыл мәдәният йортлары артистлары үзләренең матур чыгышлары белән аларга ярдәм итәләр, кәефләрен күтәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев