Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «SotzDэнс» командасы «Безнең заман – Наше время» зональ этабының икенче призеры булды

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең бию төркеме «Безнең заман – Наше время» республика фестивалендә икенче урынны алды.

Ул «Чаваш хӗрӗсен ташши» биюен тәкъдим итте, зур дәрт һәм артистлык белән чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, “Хореография” номинациясендә (ансамбль) икенче урынга лаек булды. Фестивальнең икенче көнендә хореография төркеме «Дефиле»- «Дан минутлары» номинациясендә катнашты. Бу юлы да алар бик уңышлы чыгыш ясадылар. Жюри аларга бу номинациядә II урынны бирде. Команда зачетында «Sotz-Dэнc» коллективы да икенче призер булды. Аларга фестивальнең йомгаклау гала-концертында өч диплом тапшырылды.

Өченче ел инде «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм ярдәм төркеме бу фестивальдә катнаша һәм аңа уңышлы чыгыш ясый. Сәхнә осталыгы елдан-ел арта бара. Икенче урын – зур нәтиҗә. Бу иҗади җиңү артында башкаручыларның һәм талантлы хореограф Венера Краснованың зур хезмәте бар. Коллектив бу айда Казанда узачак суперфиналга чакырылу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев