Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы социаль хезмәткәрләргә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бүләкләр тапшырды Камил Гилманов эш визиты белән Аксубай районының Федоровка интернат-йортында булды.

Бүгенге көндә социаль учреждениедә 102 кеше яши. Интернат-йорт штатында 60 хезмәткәр эшли.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева белән бергә алар социаль учреждениенең торак һәм ведомство корпусларын, территорияләрне әйләнеп чыктылар, яшәүчеләр белән аралаштылар һәм хезмәткәрләрне котладылар.

– Эшегез өчен рәхмәт, район белән 15 ел җитәкчелек иткән вакытта социаль яклау өлкәсе үзгәреш кичерде, әмма тәрбияләнүчеләргә карата мөнәсәбәтегез үзгәрешсез калды. Сез аларга йөрәк җылыгызны бирәсез, кайгыртучанлык күрсәтәсез, алар өчен өйдәге кебек уңайлыклар тудырасыз, хезмәтегез өчен рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде учреждение хезмәткәрләренә район башлыгы.

Хезмәттәшләрен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да котлады:

– Безнең өлкәдә очраклы кешеләр озак эшли алмый. Интернат-йортта зур йөрәкле, үз эшләренә тугры, үз эшләрен яраткан кешеләр эшли.

Учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләре ведомство бүләкләренә һәм район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы грамоталары Владимир Егоровка, Любовь Мулеевага, Зоя Тимофеевага, Людмила Ярмушкинага тапшырылды. Министрлыкның Рәхмәт хатларына Вера Артемьева, Валентина Мадюкова, Николай Чентаев лаек булды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән Альбина Жукова бүләкләнде.

Интернат-йортта узган бәйрәмгә социаль өлкә ветераннарын – Федоровка һәм Аксубай интернат-йортларының элеккеге директорларын Галина Маланчева һәм Роза Мингулованы да чакырдылар.

Тәрбияләнүчеләр аларны капка янында ук каршы алдылар, ә Галина Ивановнаны рәхәтләнеп сөйләшер, үткәннәрне искә төшерер өчен чакырып, артыннан калмый ияреп йөрделәр. Аларның һәрберсе өчен яхшы сүзләр табылды.

Учреждение хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, Галина Ивановна интернат-йортның аның өчен туган йорты кебек булуын, ә коллективның иң ышанычлы һәм эшкә сәләтле булуын, эшләгән чорда аны бер тапкыр да уңайсыз хәлдә калдырмауларын билгеләп үтте.

– Интернатта эшләгән елларымны тормышымның һәм хезмәт биографиямнең иң яхшы еллары дип искә алам, – ди элеккеге җитәкче.

Коллективтан аңа карата иң җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, монда Галина Ивановнаны әлегә кадәр җитәкче генә түгел, ә әни һәм остаз дип тә атыйлар. Хезмәткәрләр аңа чәчәкләр бүләк иттеләр, рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Роза Мингулова да Галина Ивановнага остазлыгы өчен рәхмәт белдерде, хезмәттәшеннән күп нәрсәне үзләштергәнен билгеләп үтте.

Интернат-йорт директоры Надежда Никитина һәм директор урынбасары Руфил Дәүләтшин да хезмәттәшләрен җылы котладылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев