Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның маскировкалау челтәрләре үрү пунктына эшче куллар һәм челтәрләр кирәк

Икенче көн инде Яшьләр үзәгендә СВО буенча үз бурычларын үтәүче сугышчыларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрү мәйданчыгы эшли.

Бу эш белән волонтерлар – йөрәк кушуы буенча үз катнашулары белән сугышчыларга ярдәм итәргә, аларны ядрәләр һәм снарядлар эдәгүдән сакларга теләүче кешеләр мәшгуль. Алар арасында «Буратино» балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гыйльметдинова җитәкчелегендәге хезмәткәрләр дә бар.

Бу пунктның алда эше бик күп әле. Әлегә ул җайга салына гына, бу этапта продуктив эшчәнлек өчен нәрсә кирәклеге ачыклана.

– Безгә эшче куллар бик кирәк, – ди Гелшат Гыйльметдинова. – Иртән балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйли, аларны алыштырырга кирәк. Ә кешеләр юк. Көн саен шулай булачак. Кемнәр катнашачагы турында уйларга кирәк. Тукымаларны челтәргә бәйләргә сәләтле кешеләрне – пенсионерларны, яшьләрне, эш белән мәшгуль булмаган кешеләрне һәм эшләүчеләрне (пункт кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык, эштән соң да бирегә килергә мөмкин) булышырга чакырабыз. Хөрмәтле Аксубай һәм район авылларында яшәүче халык, без сезне көтеп калабыз. Болар барысы да безнең сугышчыларга ярдәм бит.

Икенче проблема: челтәр кирәк. Үтенеп сорыйбыз, бу төп материал белән үрү пунктын тәэмин итүче табылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев