Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның яшь фольклорчылары арасында иң яхшылар билгеләнде

Район мәдәният йортында «Разноцветные потешки» балалар фольклорына йомгак ясалды.

Районның мәдәният учакларында балалар фольклор коллективларының фестиваль-бәйгесе үтте. Балалар зур дәрт белән чыгыш ясадылар, сәхнәдә халык йолаларын һәм мәдәниятен белүләрен күрсәттеләр. Алар халык, йола, шаян җырларны, биюләрне башкардылар, фольклор композицияләр тәкъдим иттеләр. Бу иҗади ярышта талантлы коллективлар арасыннан иң-иңнәрне аерып атау мөмкин түгел иде. Мәртәбәле жюри бәйге номинацяиләрендә җиңүчеләрне билгеләде.
Иске Үзи авыл мәдәният йортының (җитәкчесе Алина Мудрова) «Задоринка» балалар фольклор коллективы I дәрәҗә лауреат дип танылды. II дәрәҗә лауреат исеменә Иске Кармәт авыл мәдәният йортының «Радуга» балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Ирина Ишаева) лаек булды.

Шәрбән авыл мәдәният йортының «Ак калфак» балалар татар фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлнара Камалиева) III дәрәҗә лауреат булды.

«Разноцветные потешки» балалар фольклор фестивале лауреатларын «Оляпка» ансамбленең юбилей кичәсендә бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев