Аксубайның башлангыч сыйныфлар укучылары фронтовик истәлегенә шахматта көч сынаштылар
Иске Ильдеряк мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Альметкин истәлегенә шахмат буенча VII Ачык район турниры узды
Ярышларда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Турнир Аксубай районының «Чик сакчылары туганлыгы» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм ТР запастагы чик сакчылары иҗтимагый оешмасы һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков ярдәме белән оештырылды.
Менә инде берничә ел рәттән әлеге мәктәптә туган төбәк тарихында якты эз калдырган һәм аның үсеше өчен бик күп эшләр башкарган кеше турындагы истәлеккә интеллектуаль ярышлар уздырыла.
Кунакларны мәктәп директоры Любовь Маркитанова җылы каршы алды, белем бирү учреждениесендә патриотик эш турында сөйләде.
Һәм бу юлы да уеннар кискен һәм кызыклы үтте. Нәтиҗәдә кызлар арасында 3нче Аксубай мәктәбе укучысы Дарина Морозова җиңү яулады. Мәйдан вәкиле Владислава Сулейманова – икенче, 1нче мәктәптән Евгения Сандимирова өченче урынны алды.
Малайлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Олег Пименов (2нче мәктәп), икенчедә – Александр Жарков (1нче мәктәп), өченчедә Иске Ильдеряк мәктәбеннән – Дмитрий Сусликов.
Команда беренчелегендә: беренче урынны – 3нче мәктәп командасы, икенче урынны 1нче мәктәп командасы, өченче призлы урынны искеильдеряклылар яулады.
Бүләкләү тантанасы шатлыклы мохиттә үтте. «Чик сакчылары туганлыгы» вәкилләре призерларга бүләкләр тапшырдылар. Җиңүче-команда оештыручылардан кубок белән бүләкләнде. Чик сакчылары укучыларга музыкаль номер бүләк иттеләр. Барлык катнашучылар да авыл җирлеге советыннан яңа ел бүләкләре алдылар.
– Балаларның әлеге катлаулы спорт төре белән яшьтән үк кызыксынуы куанычлы, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Турнирда катнашучылар спортның интеллектуаль төре нигезләрен белә генә башлаганнар һәм шушы дәрәҗәдә уңышларга ирешәләр. Шахматта аларның киләчәге яхшы дип өметләнәбез, киләчәктә бу балалар да абруйлы турнирларда катнашырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев