Аксубайның «авыр» гаиләләренә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе әгъзалары килде
Яңа ел бәйрәмнәре чорында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектлары вәкилләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрделәр.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары – опека, эчке эшләр бүлеге, район хастаханәсе, «Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре – районның барлык авыл җирлекләрендә диярлек «авыр» гаиләләрне тикшерделәр.
Алар балигъ булмаганнарның яшәү һәм тәрбияләнү шартларын, шулай ук эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларны тикшерделәр, ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Әңгәмәләрдә ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклегенә басым ясалды.
Гаиләнең уңышсызлык билгеләре – антисанитария һәм балаларны карамау – торак гигиенасын саклау турында аңлату өчен сәбәп булды. Озын бәйрәмнәр һәм кышкы каникуллар чорында балигъ булмаганнарның ялын оештыруга аерым игътибар бирелде.
Фото опека бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев