Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның 1нче мәктәбе ремонтка ябылды

Бүгенге көннән Виталий Тимирясов исемендәге мәктәп укучылары 2нче мәктәпкә укырга күчтеләр.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина аңлатуынча, укыту процессында берләшү аркасында проблемалар килеп чыкмаячак.

Район үзәгендә капиталь ремонт белән бәйле укучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчерү тәҗрибәсе бар. 2нче мәктәпне ремонтлаганда, укучылар өчен уку процессы Виталий Тимирясов исемендәге мәктәптә оештырылган иде. Педагоглар коллективы ремонт вакытында балалар белән бергә күчә, шуңа күрә балаларны шул ук укытучылар укытачак.

– 2нче мәктәптә укулар ике сменада оештырылачак, әмма беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар, СанПиН таләпләренә туры китереп, беренче сменада укыячак. Дәресләр шул ук расписание буенча оештырылган, бары тик беренче сменада дәресләр башлану вакыты гына үзгәрде – дәресләр иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана, икенче сменада башлангыч звенода – 13.00 сәгатьтә, ә бишенче сыйныфтан алып унынчы сыйныфка кадәр 13.40 сәгатьтән. Икенче-дүртенче сыйныфларда дәресләр 17.00 сәгатьтә тәмамлана, икенче сменада белем алучы калган укучыларның дәресләре 18.30 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланачак. Беренче сменада укучыларны йөртү дә оештырылган, – дип сөйләде Рәмзия Сәлих кызы.

Укучыларны күчерүнең нечкәлекләре һәм барлык детальләре ата-аналар җыелышларында хәл ителде. Шуны аңларга кирәк, укучыларны һәм педколлективны күчерү котылгысыз иде – мәктәптә түбә, идән, түшәмнәрне генә түгел, катлар арасындагы түшәмнәрне дә алыштырырга планлаштыралар. Әлбәттә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары да ремонтланачак. Капиталь ремонт процессы озакка сузылган һәм өч айлык җәйге каникуллар аның өчен җитәрлек булмас иде.

1 нче мәктәп укучыларының ата-аналары редакциягә, уку процессын 3 нче мәктәптә оештырып булмыймы, дигән сорауны бирделәр. Ремонт чорында балаларга уку йортына барып җитү уңайлырак һәм якынрак булсын өчен. Бу сорауны без мәгариф бүлеге җитәкчесенә юлладык.

–Бу карар район җитәкчелеге тарафыннан мәгариф бүлеге белән берлектә кабул ителде. 3нче мәктәптә 737 укучы белем ала, мәктәпнең проект куәте – 680 укучы, 2нче мәктәптә 460 укучы проект куәте белән 352 укучы укый. Уку процессыннан тыш, балаларны тукландыруны, сменалар арасында биналарны дымлы җыештыруны оештырырга кирәк. Моны меңнән артык укучы укыган бинада ике сменада оештыру күпкә авыррак (редакциядән: 1нче мәктәптә 285 бала белем ала), укучылар саны ике мәктәпне исәпкә алып та 630дан артык кеше булачак, – дип аңлатты Рәмзия Сәлих кызы.

Укучыларны ашату да ике сменада оештырыла – һәр мәктәп өчен үз пешекчеләре. Укучылар һәм педколлектив белән 2нче мәктәпкә капиталь ремонт бара торган мәктәпнең техник персоналы да күчте. Шулай булгач, капремонт вакытында беркем дә эшсез калмады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына борчылырга кирәкми. Район мәгариф бүлегендә аңлатуларынча, 1нче мәктәпнең 9-11 сыйныфлар укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестацияләренә әзерләү буенча факультативлар, курслар аерым расписание буенча үткәреләчәк.

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетында 1нче мәктәптә капиталь ремонтны 2025 елның 1 сентябренә төгәлләргә планлаштыруларын аңлаттылар. Искәртеп узабыз, республика Рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловны шәхсән кабул иткәннән соң, районга мәктәпне ремонтлауга 300 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев