Аксубайны чистарак һәм уңайлырак итик
25 апрельдә бөтен Россиядә традицион экологик акция – Бөтенроссия өмәсе узачак.
Ул без яшәгән урынның чисталыгы һәм матурлыгы өчен кешеләрне берләштерүгә юнәлтелгән.
Өмәгә предприятие, оешмаларның хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар чакырыла.
Бу көнне без бергәләп төп җәмәгать урыннарын җыештыруга керешәчәкбез: балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын, административ биналар янындагы территорияләрне, паркларны, аллеяларны, елга һәм күлләр яр буйларын, шулай ук башка яшел зоналарны чүп-чардан чистартачакбыз. Күпфатирлы һәм шәхси йортларга да игътибар биреләчәк – һәрбер кеше үзенең ишегалдын, подъезд юлларын һәм шәхси участокларын тәртипкә китерә ала. Өмәдә катнашу – ул хезмәт кенә түгел, ә бердәмлек бәйрәме дә. Уртак көч белән Аксубайны чистарәк, ямьлерәк һәм уңайлырак итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев