Аксубайлыларның Телеграммнарын күпләп җимерәләр, нәрсә эшләргә?
Телеграмм месенджерында аккаунтларга массакүләм һөҗүм Аксубай районы халкын да читләтеп үтмәде.
Икенче көн инде таныш номерлардан, конкурсларда тавыш бирүне, акча күчерүне сорап хәбәрләр килә.
Халык күпләп полициягә шалтырата башлады. Кемдер, якыннарының телефоннарыннан язучыларның хәйлә кармагына эләгеп, акча күчерә башлаган.
Мошенниклар хәйләкәр эш итәләр, картада исемне алыштырып банка картасы фотосын да җибәрәләр хәтта. Нәрсә эшләргә?
Белгечләр икеләтә аутентификация куярга киңәш итәләр. Моны эшләү авыр түгел, бары тик мессенджерның җайга салу бүлегенә керергә, ике этаплы аутентификацияне сайларга, пароль куярга һәм аны үзеңнең электрон почтаң аша расларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев