Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны традицион Май чабу бәйрәменә чакыралар

Якшәмбе, 17 март көнне Аксубайның үзәк мәйданында «Май чабу әйлән-бәйләне» узачак.

Район халкын зур бәйрәм программасы көтә: район артистлары чыгышы, халык күңел ачулары һәм биюләре, бәйгеләр, ярышлар, рәсми котлаулар, әйлән-бәйлән, коймак белән сыйлау һәм, әлбәттә, Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру.

Бәйрәм кысаларында иң яхшы май чабу бәйрәме курчагына «Сударыня Масленица» бәйге-күргәзмәсе узачак. Бәйге эшләренә таләпләр: эшләнмәнең биеклеге ким дигәндә бер ярым һәм ике метрдан артмаска тиеш. Теләсә нинди материалдан эшләнгән булырга мөмкин. Курчак костюмнары милли, халык мотивларын үз эченә ала яки авторның үзенчәлеклегенә ия була ала. Ачык мәйданчыкта эшләнмәләр урнаштыру өчен вариантлар уйланылырга тиеш.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана. Бәйгедә катнашуга тәкъдим ителгән курчаклар халык күңел ачулары тантанасын ачуга ярты сәгать кала үзәк мәйданда урнаштырылырга тиеш.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев