Аксубайлыларны Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле кабул итәчәк
2025 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Михайловна Захарова балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүдә мәгариф, опека һәм попечительлек, яшьләр эшләре һәм спорт, социаль яклау, шулай ук сәламәтлек саклау бүлекләре җитәкчеләре катнашачак. Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе һәм җаваплы сәркатибе дә булачак.
Гражданнарны кабул итү район Советының кече залында түбәндәге адрес буенча узачак: Аксубай штб, Ленин ур., 8 йорт, 2 нче кат, 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев