Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны мавыктыргыч Музей көненә чакыралар

18 майда район туган якны өйрәнү музеенда Халыкара Музей көне кысаларында чаралар циклы узачак.

Бу көн учреждениегә килүчеләр өчен бик кызыклы булыр дип көтелә. Программада: музей заллары буенча күләмле экскурсия, «Татарстан символлары» күргәзмәсе, осталык дәресләре һәм күңелле интеллектуаль уеннар.

Сәгать 12:00 дән 13:00 кә кадәр – «Гаилә талисманы» осталык дәресендә, сәгать 15:00 тән 16:00 га кадәр – күңелле халык уеннарында катнашырга мөмкин. Сәгать 16:00 дан 18:00 гә кадәр кул эшләре буенча осталык дәресе оештырылачак.

Бу көнне туган як музеенда булып, сез районның үткәне һәм бүгенгесе, туган төбәкне данлаган кешеләр турында бик күп яңалыклар белә һәм өй өчен әйберләр ясарга өйрәнә алачаксыз.

Фото: музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев