Аксубайлыларны гаилә кыйммәтләре турында фотобәйгедә катнашырга чакыралар
Аксубай туган якны өйрәнү музее Гаилә елына багышланган «Гаилә кыйммәтләре» фотографияләр бәйгесен игълан итә.
Беренче этап – читтән торып, 2024 елның 29 февраленә кадәр.
Икенче этап – жюри бәяләмәсе һәм нәтиҗәләр ясау – 2024 елның 5 мартына кадәр.
Бәйге номинацияләре: «Гаилә традицияләре», «Вакыйга сурәтләре», «Гаиләдә хатын-кыз роле», «Объективта – әти» һәм «Минем гаилә – минем байлыгым». Фотосурәтләр төсле вариантта, А3 форматында булырга тиеш.
Эшләр туган якны өйрәнү музеенда кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев