Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны этнографик диктант язарга чакыралар

7 ноябрьдә район мәдәният йортында «Зур этнографик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Акция Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның бай мәдәнияте белән танышу, шулай ук катнашучыларга үз этномәдәни грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Мәгърифәтчелек акциясендә яшенә, социаль хәленә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.

Диктант биреме тест формасында әзерләнгән. Катнашучыларга 45 минут дәвамында 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 100 балл.

Этнографик акция 10:00 сәгатьтә башлана. Үзең белән паспорт һәм ручка булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев