Аксубайлыларны аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтәләр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә 2023 елның 8 декабреннән 13 декабренә кадәр арктик антициклон йогынтысы астында һава температурасының сизелерлек түбәнәюе һәм аномаль салкын һава торышы урнашуы көтелә.
Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -29, түбән урыннарда -34 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -25 градустан да югары күтәрелмәячәк. Аномаль салкын һава торышы көтелә, тәүлеклек уртача температура нормадан 10-20 градус түбәнрәк булачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе шул сәбәпле кисәтү игълан итә:
Өшү һәм туңуга юл куймас өчен зарурлык булмаганда урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының урамда озак булуына юл куймаска, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев