Аксубайлыларга «Ватанны саклаучылар» фонды эшен тәкъдим иттеләр
Аксубайга эш сәфәре белән «Ватанны саклаучылар» оешмасында катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының ТР буенча социаль координаторы Татьяна Әхмәтҗанова килде.
Ул районның авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмәдә катнашты, аны район башлыгы Камил Гилманов үткәрде.
Район башлыгы көн тәртибендәге төп мәсьәләләрне – мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүне һәм контракт хезмәтен оештыру өлешендәге эшне билгеләде.
– Ватан мәнфәгатьләрен яклау – һәр ир-атның бурычы, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Контракт хезмәтенә чакыру бара, егетләребез хәрби сафларга басалар.
Татьяна Әхмәтҗанова оештырылган Фонд, аның алдында торган бурычлар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев