Аксубайлылар хезмәткә хәер-фатихалар һәм яңа телефоннар белән киттеләр
Аксубайдан биш егет Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелу пунктына сроклы хезмәт үтәргә китте.
Гадәттә армиягә алынучыларны озату тантаналары узган Хәрби дан мемориалында төзелеш эшләре алып барылу сәбәпле, булачак солдатларны үзәк мәйданнан озатып җибәрделәр. Хушлашучылар сүзләренчә, бер елдан егетләр хезмәт итеп кайткан вакытка, бу урын бөтенләй башкача, заманча яңартылган булачак.
Роосия Кораллы Көчләре сафларына Яңа Тимошкино авылыннан Сергей Евдокимов, Иске Ильдеряктән Вениамин Якушкин, Аксубайдан Евгений Тонков, Камил Рәфыйков һәм Данила Павлов киттеләр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да яхшы физик әзерлеккә ия һәм армия сафына басарга әзер.
Мәйданда булачак солдатларның әти-әниләре, дуслары, якыннары җыелды. Тантаналы митингны район башлыгы Алмаз Мингулов ачты.
– Ватанны саклау – ул абруйлы, җаваплы эш, – дип билгеләп үтте ул. – Бу һәр ир-ат өчен сынау. Аны, өлкән иптәшләрегез кебек, лаеклы үтегез. Район җитәкчесе хезмәтне тәмамлагач, туган районыбызга кайтырга һәм аның чәчәк атуы өчен хезмәт куярга чакырды.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров һәм «Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар иҗтимагый оешмасының чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов хәер-фатиха сүзләре белән чыгышы ясадылар.
Күркәм йола буенча, районнан яңа хезмәткә алынучыларга кәрәзле телефоннар тапшырылды һәм, якыннар тыныч булсын өчен, алар белән элемтәдә торырга, шалтыратырга һәм язарга кирәк, дигән үтемле киңәшләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев