Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар ветеринария участогында иң чәчәкле бакча булдырганнар

Иске Ибрай участок ветеринария пункты ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оештырган «УВП территориясен иң яхшы төзекләндерү» номинациясендә территорияне төзекләндерү буенча беренче урынны алды.

Иске Ибрай ветеринарларының иң яхшы ветеринария пунктына республика бәйгесендә катнашулары турында без инде район газетасында язган идек. Алар шулай ук район газетасы редакциясе игълан иткән «Иң чәчәкле бакча» бәйгесендә дә катнаштылар һәм җиңүче булдылар. Барлык газета укучыларның да aksubayevo.ru сайтында якты фотографияләр буенча территориянең гүзәллеге белән хозурлану мөмкинлеге булды.

Ветеринария пунктында Гөлшат һәм Рөстәм Мотыйгуллиннар үз куллары белән булдырган матурлык республика жюри әгъзаларын да таң калдырган. Алар Иске Ибрай ветеринария пунктына иң югары бәя биргәннәр.

Ветеринария участогы мөдире һәм ветфельдшер булып эшләүче ирле-хатынлы Рөстәм Рафик улы һәм Гөлшат Ревгат кызы, хезмәт сөючән, җаваплы һәм иҗади кешеләр. Алар участокны бизәү буенча үз фантазияләрен тормышка ашырдылар һәм республиканың ветеринария пунктлары арасында иң яхшылар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев