Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Республика тантанасында катнашты

Ватанны саклаучыларны берләштергән тантаналы чара Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узды.

Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бәйрәм алдыннан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Республика Рәисе хәрби хезмәткәрләргә Батырлык ордены, “Батырлык өчен” медальләре, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “ТАССРның 100 еллыгы” ордены медальләрен тапшырды.

Тантанада Аксубай районы делегациясе дә катнашты һәм башкаладан бик күп тәэсирләр белән кайтты.

Хис-кичерешәләре белән “Диңгезчеләр җыены” вәкиле Флен Зәйнуллин бүлеште:

– Әлеге сәфәрне оештырганнары өчен район башлыгы Камил Камал улына, район җитәкчелегенә һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка бик рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Тантана – Сәйдәшев исемендәге концертлар залында, бәйрәм чарасы Корстонда узды. Без Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан “Диңгезчеләр җыены” буенча күп кенә дусларыбыз белән очраштык, алар белән бергә соңгы вакытта гуманитар ярдәм оештыру буенча аралашабыз. Бу бик күңелле һәм җылы очрашу булды. Ял иттек һәм алдагы эшләргә уңай энергия алдык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев