Аксубайлылар үз продукцияләрен Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим иттеләр
Район вәкилләре чираттагы тапкыр республика башкаласына шәһәр халкына авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итәргә бардылар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләре көзге байлык белән сәүдә иттеләр. Киштәләрдә экологик чиста җирдә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр, төрле ит, ит әйберләре, сөт, ашлык, камыр ризыклары урын алган иде. Һәм бу продукциягә бәяләр шәһәр кибетләрендәгегә караганда чагыштырмача түбән иде. Сатыла торган продукция күләме 1,3 млн. сум тәшкил иткән.
Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар сәүдә мәйданчыгында концерт программасы белән чыгыш ясадылар – сатып алучыларга һәм сатучыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Людмила Жаренова Фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев