Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар урманнарны чистарту акциясенә кушылдылар

Аксубай урманчылыгы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында урман участокларында тәртип урнаштыру буенча шимбә өмәсе оештырылды.

Акция бер көнне өч мәйданчыкта үтте. Традицион рәвештә Чабаксар участок урманчылары белән бер командада муниципаль берәмлеге Андрей Парфенов җитәкчелегендә Иске Кармәт авыл җирлеге (музей, авыл клубы, китапхәнә) учреждениеләре вәкилләре эшләде. Алар зур күләмдә эш башкардылар – автотрасса һәм ике яктан урман чикләре буенча периметр буйлап чүп-чар җыйдылар. Өмәдә катнашучылар чүп-чар белән бергә техника әрҗәсенә хәтта кемдер урманда ташлап калдырган диванны да төяделәр.

Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин җитәкчелегендә бюджет оешмалары Чистай районы чигендә ял урыны территорияләрен чистарттылар. Әйләнә-тирә чиста һәм уңайлы булып калды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчеләр ”Аксубай районы” стеласы янындагы чәчәк түтәлләрен дә тәртиптә тоталар. Ул районның визит карточкасы кебек.

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы аппараты хезмәткәрләре 2 нче һәм 4 нче кварталларда җыештыру өмәләре оештырдылар.

– «Комлык» урыны территориясендә елга ике тапкыр чистартабыз, әмма ул кимеми, – дип сөйли Аксубай урман хуҗалыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Биредә кышын аксубайлылар чаңгыда шуа, җәен ял итәләр, җиләк, гөмбә җыялар. Нәтиҗәдә – барлык урман периметры буенча шешәләр, пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба аунап ята. Кешеләрнең табигать кочагында үз-үзен тоту культурасы җитеп бетми.

Урман хезмәткәрләре урман периметры буенча бөтен чүп-чарны җыйдылар һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын төяп озаттылар.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 11 сентябрьдән башланды һәм 11 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Акциягә барлык теләүчеләр кушыла ала. Моның өчен Аксубай урманчылыгына һәм участок урманчыларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев