Аксубайлылар түләүсез юридик консультацияләр алдылар
Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында район Советында гаилә мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Нотариаль контора, прокуратура, мәгариф, сәламәтлек саклау тармагы, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, шулай ук район Башкарма комитеты юристы һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы бушлай юридик консультацияләр һәм ярдәм күрсәтте. Гражданнарның сораулары хокукый аспектларга, социаль ташламаларга һәм балалар хокукларын яклауга кагылды. Белгечләр мөрәҗәгатьләрне игътибар белән карадылар һәм һәр пункт буенча тәфсилле консультацияләр бирделәр.
Фото район Советы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев