Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар традицион Раштуа концертын тамаша кылдылар

Район мәдәният йортында якты бәйрәм – Раштуага багышланган концерт узды.

Район мәдәният йортының иҗат коллективы бәйрәмдә катнашучылар өчен якты, истә калырлык номерлар әзерләде.

Җыелучыларны Раштуа бәйрәме белән район башлыгы Камил Гилманов ихлас котлады.

– Безнең районда конфессия, милләтара мәсьәләләр юк, – дип ассызыклады ул. – Без бердәм гаилә булып яшибез һәм бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез. Безнең барыбыз өчен дә авыр вакыт килде – Украинада махсус операция дәвам итә, бүген, беркайчан да булмаганча, без бергә булырга, егетләребез өчен догада булырга тиешбез. Бу якты бәйрәм көнне районыбызның алга таба да гөрләп үсүен телим.

Камил Гилманов Аксубай районы благочинные Александр Качаевка яшьләргә рухи, әхлакый тәрбия бирү буенча нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.

– Раштуа – ул мәхәббәт бәйрәме. Бу изге көннәр безне һәрвакыт озата барырга тиешле мәхәббәт һәм хисләр белән тулыландыра, – дип билгеләп үтте ул.
Үсеп килүче буынны тәрбияләү турында сөйләгәндә, Александр атакай билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәге белән беррәттән, хәзер махсус операциядә катнашучы геройларның яңа мисаллары барлыкка киләчәк.

Нурлат районында яшәүче православие динен тотучылар исеменнән аксубайлыларны Раштуа бәйрәме белән Владимир атакай котлады.

Район мәдәният йортында Раштуа очрашулары – Аксубайда традицион. Бу йолага ун елдан артык. Раштуа концертына кешеләр теләп киләләр, артистларның чыгышыннан күңел шатлыгы алалар. Бу юлы да яшь артистлар һәм сәхнә осталары башкаруында лирик, патриотик, халык җырлары, өлкән буын вәкилләре катнашкан бию композицияләре онытылмас тәэсирләр калдырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев