Аксубайлылар «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең XVIII съездында катнаштылар
Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкчелек иткән делегация республика муниципаль берәмлекләре Советының еллык форумында катнашты.
Съезд эшендә 1400 кеше катнашты, шуларның 900дән артыгы делегат.
Көн тәртибенә ТР Муниципаль берәмлекләре Советының эше, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы идарә органнарына сайлаулар турында һәм муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең башка актуаль мәсьәләләре хакында хисап чыгарылды.
Дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Билгеләнгән проблемалардан чыгып, Съездда дәүләт хакимияте органнары һәм республика җирле үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү өчен берничә өстенлекле бурыч билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев