Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар телефонга килгән фейкларны таратыргамы, юкмы икәнен уйласыннар иде

Ялган мәгълүмат тараткан өчен реаль срок алырга мөмкин.

Моның өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Бу санкцияләр бүген аеруча актуаль. Махсус хәрби операция башланганнан алып, ялган хәбәрләр яшен тизлегендә тарала. Интернетта йөрүче фейкларны кешеләр бер-берсенә җиңел генә мессенджерлар аша җибәрәләр, әмма бу гамәл өчен җәза каралганлыгы турында уйламыйлар.

2019 елда ук Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсенә өстәмә кертелде. Яңа, 9 нчы өлеш массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә гражданнарның тормышына һәм (яисә) сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китерү куркынычы тудырган, җәмәгать тәртибен һәм (яисә) җәмәгать иминлегенә массакүләм бозу куркынычы яисә комачаулау куркынычы тудырган дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылыкны күздә тота.

Күрсәтелгән хокук бозуны кылган өчен гражданнарга административ хокук бозу предметын конфискацияләп яисә аннан тыш – 30-100 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 60-200 мең сум, юридик затлар өчен 200-500 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган.

РФ Җинаятьләр кодексының 207.1 маддәсе гражданнарның гомеренә һәм иминлегенә куркыныч тудыручы шартлар турында һәм (яисә) гражданнарның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар, күрсәтелгән шартлардан саклану алымнары һәм ысуллары турында ялган мәгълүматны ышанычлы хәбәрләр рәвешендә халык алдында тараткан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Гражданнарның тормышына һәм иминлегенә куркыныч тудыручы шартлар булып табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр, гадәттән тыш экологик хәлләр, шул исәптән эпидемияләр, эпизоотияләр һәм аварияләр, куркыныч табигать күренешләре, катастрофалар, табигать афәтләре, кеше корбаннары һәм башка бәла-казалар нәтиҗәсендә барлыкка килгән башка шартлар тора.

– Әлеге маддә санкцияләре бер елдан унсигез айга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә өч йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр штраф, өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елга кадәр төзәтү эшләре яки өч елга кадәр ирекне чикләү белән җәза бирүне күздә тота, – дип аңлатма бирде полиция җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары подполковник Денис Исаншин.

2022 елның мартында Владимир Путин фейклар өчен кораллы көчләр гамәлләре турында җәза турында Указга кул куйды. Мәгълүмат тараткан өчен россиялеләргә 5 миллион сумга кадәр штраф яки 15 елга иректән мәхрүм итү яный. Кораллы көчләрне дискредитацияләү һәм Россиягә карата санкцияләргә чакыру өчен җаваплылык кертелгән.

Шуңа күрә ялган мәгълүмат таратканчы, җәза турында уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев