Аксубайлылар Татарстан Республикасы Рәисендә кабул итүдә булды
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге район делегациясе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Делегация составында көндәлек авыр хезмәтләре белән авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, хезмәтчәннәре, район фермерлары һәм тармак ветераннары бар иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның кабул итүендә, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча республика Россия субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә, дип билгеләп үтелде. Идел буе федераль округында Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача күләме 15 процент тәшкил итә. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт һәм ит җитештерү буенча беренче урында тора. Республиканың югары күрсәткечләрендә район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең дә өлеше бар.
Фото: район Советы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев