Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар танкист Фәнил Исхаковны соңгы юлга озаттылар

Бүген Аксубай районында яшәүчеләр якташлары, Россия Федерациясе Кораллы көчләре майоры Фәнил Исхаков белән хушлаштылар.

Фәнил Исхаковны хәрби хөрмәтләр белән соңгы юлга озаттылар. Саубуллашу Карасу авылы үзәгендә Хәрби Дан мемориалы янында узды. 

Матәм митингын район башлыгы Камил Гилманов ачты. 

– Тыныч вакытта Фәнил Исхаков кебек батыр, каһарман сугышчыны югалту бик авыр, – дип билгеләп үтте ул. – Ата-ана һәм иң якын кешеләр өчен югалту газапларын җиңеләйтү сүзләрен табу мөмкин түгел. Аның тормыш юлы кыска булса да, ул аны якты һәм намус белән үтте. Ул Ватанга лаеклы хезмәт итте һәм яшь буынга үрнәк булды. Фәнил безнең йөрәкләрдә мәңге калачак. 

Якташыбыз белән хушлашырга Аксубай, Карасу авылы халкы, ул белем алган беренче мәктәп вәкилләре, дуслары килде. Хәрби оркестрның матәм музыкасы астында офицерны соңгы юлга озаттылар. 

Фәнил Исхаков 1989 елда Аксубайда туган. 1нче мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби булырга карар итә – Казан танк училищесына укырга керә. 2010 елда ул укуын тәмамлый һәм Көнчыгыш хәрби округның хәрби әзерлек идарәсенә хезмәткә җибәрелә. Якташыбыз хәрби хезмәтен батырларча алып бара. Ул Сирия Гарәп республикасында хәрби операциядә катнашкан. Ул 2022 елның 24 октябрендә атвокатастрофада фаҗигале рәвештә һәлак була. 

Алда безнең якташыбызның бай, бәхетле тормышы булырга тиеш иде. Әмма аңа якты тормыш планнарын гамәлгә ашыру насыйп булмаган. 

– Ул бик игелекле, ярдәмчел егет иде, – дип искә алды ул белем алган мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анастасия Чернышева. – Яхшы укыды, хәрәкәтчән булды, футбол уйнарга яратты. 

– Фәнилнең дуслары аның безнең мәктәп укучылары белән очрашуы уңаеннан элемтәгә кергәннәр иде, – дип уртаклашты 1нче урта мәктәп директоры Алексей Сударев. – Ул кече ватанына кайтырга һәм мәктәпкә килергә, армия турында сөйләргә уйлаган иде. Хәтта хәрби вахтада да, эш белән мәшгуль һәм җаваплы кеше булуына карамастан, ул туган мәктәбе, безнең укучылар турында уйлаган. Аның катнашындагы батырлык дәресе була алмады, әмма без аның турында укучыларга, куркусызлык һәм батырлык үрнәге буларак сөйлиячәкбез. 

Аксубайлылар якташларын чын герой буларак истә тотачаклар. 

Фәнил Исхаков Карасу авылы зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев