Аксубайлылар Сугыш хәрәкәтләре ветераны көнен билгеләп үттеләр
Савгач авылында кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән кешеләргә багышланган бәйрәм узды.
Хәрби Дан мемориалы янындагы тантаналы митингка «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган махсус хәрби операция зонасыннан кайткан мобилизацияләнгән сугышчы, мәктәп укучылары, авыл халкы җыелды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган стела алдындагы мактаулы сак вахтасын яшь армиячеләр алып барды.
Тантананы Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Музилеев ачты. Ул бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, Россия дәүләте тарихының мөһим мизгелләренә тукталды.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин мөрәҗәгать итте.
– Хәрби хәрәкәтләр ветераннары хәрби батырлык үрнәге булып тора, – диде ул. – Сезнең тере мисалда яшь буынны тәрбияләргә, Ватанны яратырга һәм аны якларга әзер булырга өйрәтергә кирәк.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов ассызыклаганча, сугышны узган сугышчылар Ватан алдында хөрмәт һәм дан казандылар.
Митингта катнашучылар Ватан мәнфәгатьләрен яклап башларын салган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
ГСВГ сугышчы-ветераннар берлеге җитәкчесе Алексей Никитин мактаулы миссияне үтәде: Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге исеменнән район Җиңү Парадында катнашкан өчен медален ветераннар хәрәкәтенең актив катнашучысы, Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбенең ТИН укытучысы Анатолий Охотниковка тапшырды. Шул ук медальне әлеге мәктәп укучысы Вадим Журавлев та алды.
Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең запастагы офицеры, мәгариф ветераны Павел Крюков сугыш хәрәкәтләре ветераннарына карата иң җылы сүзләрен белдерде. Тантанада катнашучылар кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчыларга багышланган стела итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев