Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия форумына кушылды

Мәскәүдә «Кече Ватан – Россия көче» дип исемләнгән өченче Бөтенроссия муниципаль форумы узды.

Анда Татарстан Республикасын муниципаль берәмлекләр башлыклары, ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре һәм муниципаль берәмлекләр Советы әгъзалары тәкъдим итте. Бу делегация составында Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов, Иске Үзи һәм Емелькино авыл җирлекләре башлыклары Надежда Айдова һәм Нина Михайлова да булды.

Форумны Россия Президенты Администрациясе ярдәмендә җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе оештырды.

Чарага Россия башкаласына бөтен илдән җиде меңнән артык муниципалитет башлыгы килде. Эшлекле программа «Россия» милли үзәгендә җәелдерелде. Анда панель дискуссияләр, белем бирү лекорийлары, мастер-лекцияләр һәм тематик сессияләр кертелде. Катнашучылар арасында – Федерация Советы, РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар. Быел форумга шулай ук алтмыштан артык чит ил кунагы да килде.

Россия Президенты Владимир Путин илнең төп муниципаль бүләге булып саналган һәм территорияләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән өчен бирелә торган премия җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләде.

– Иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашабыз, муниципалитетлар үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Мин ышанам, мондый очрашулар киләчәктә халык файдасына эшләргә көчле этәргеч бирәчәк, – дип язды Алмаз Мингулов вакыйга урыныннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев