Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Казанның өйрәнүләр полигоннарында мобилизацияләнгән якташлар янында булып кайттылар

Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев җитәкчелегендәге район делегациясе Украинада махсус операцияне үтәү өчен мобилизацияләнгән ир-атлар янында булды.

Якташлар белән очрашу район җитәкчелеге, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте, районның бөтен битараф булмаган халкы, солдат көнкүрешендә кирәкле әйберләр әзерләгән эшкуарлар ярдәме белән гамәлгә ашты.

– Безнең ил сакчылары өчен бу очрашу көтелмәгән вакыйга булды. Якташлар делегациянең килүенә чын күңелдән сөенделәр, – дип сөйләде ветераннар хәрәкәте активисты Флен Зәйнуллин. – Егетләрнең кәефләре яхшы, күтәренке булуы күренеп тора иде. Алар безне иң якын кешеләре кебек кочаклап, туганнарына, дусларына сәламнәрен җиткерделәр.

“Казан-Экспо” да сугышчылар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, анда шулай ук Нурлат мәдәният хезмәткәрләре вәкилләре дә катнашты. Артистлар сугышчыларга авыр сынаулар алдыннан ярдәм итү, һәркайсының күңелләрен күтәрү өчен җырлар башкардылар. Зур залда музыка яңгырады, тыңлаучылар үз адресларына әйтелгән ихлас сүзләрне йотлыгып тыңладылар. Аларга тик бер генә теләк – барысы да өйләренә исән-сау һәм Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Алар кече ватаннарында һәркем өчен борчылуларын һәм дога кылуларын беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев