Аксубайлылар Казанга көзге продукция алып бардылар
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубайлыларның сәүдә рәтләре янына башкала сатып алучылары иртәдән үк килә башлады. Алар сөт һәм сөт продуктлары, ит һәм ит әйберләрен сатып алу өчен чиратка бастылар. Җәй көне Аксубай бакчаларында үстерелгән яшелчәләр – бәрәңге, аш чөгөндере, кишер, суган, кабакны аеруча да теләп сатып алдылар. Шулай ук бал, йомырка, ашлык та би к тиз сатылып бетте. Һәм боларның барысы да арзан бәяләрдән. Шәһәр халкы районнан китерелгән азык-төлек товарының сыйфатын да югары бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев