Аксубайлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезонын төгәлләделәр
Аксубай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Бу язгы сезонның йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе иде. Катнашучылар арасында – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр. Алар казанлыларга азык-төлек товарлары – ашлык, сөт, ит, ит эшләнмәләре, яшелчәләр, консервланган яшелчәләр һәм төрле төрдәге җиләк-җимешләр тәкъдим иттеләр. Республика башкаласында яшәүчеләрне шулай ук бал, тәм-томнар да җәлеп ителде. Казанлылар барысын да бик теләп сатып алдылар. Товарларның сыйфаты да яхшы, шулай ук бәяләре дә кибетләрдәгегә караганда түбәнрәк. Шәһәр супермаркетларында мондыйны таба алмыйсың.
Сәүдә мәйданчыгында дәртле җырлар яңгырады – район мәдәният йортының иҗат коллективлары сатучыларның да, сатып алучыларның да кәефләрен күтәрделәр. Казан шәһәре Совет районы территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен әзерләү һәм уздыру буенча уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев