Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Җиңү көне белән Рөстәм Миңнехановтан котлаулар кабул иттеләр

Аксубай районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Аның составында районның ветераннар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

Тантанада катнашучылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен зур игътибар белән тыңладылар, анда республика җитәкчесе Татарстан халкының сугышчы-азат итүчеләрнең фидакарь батырлыгын хәтерләвен, татарстанлыларның Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч сугышларында катнашуын, һәр икенчесе илнең тыныч киләчәге өчен башын салуын билгеләп үтте.

Алар арасында аксубайлылар да бар. Бөек Ватан сугышы геройларын катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев