Аксубайлылар футбол турнирының алтын кубогын отты
Аксубай мөхтәсибәте дружинасы Татарстан мөселман командалары арасында мини-футбол буенча турнирда җиңү яулады.
Нурлатта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышлар башланыр алдыннан кунакларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абулханов сәламләде. Ул республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын һәм тынычлык теләвен җиткерде.
Беренчелекне республиканың алты мөхтәсибәте командасы һәм Болгар ислам академиясе студентлары дәгъва итте. Район футболчылары бик әйбәт чыгыш ясадылар, бер-бер артлы җиңү яуладылар һәм нәтиҗәдә мөселман командалары турнирының төп призына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев