Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар бистәне төзекләндерүгә 800 мең сум акча тотканнар

Ел саен бистәдә яшәүчеләр үзара салым программасында катнашып, аның үзгәрүенә үз өлешләрен кертәләр.

Кертемнең суммасы инде биш ел үзгәрешсез кала – һәр балигъ булган кешедән 300 сум. Сумма аз күләмдә булуга карамастан, 2021 елда гомуми җыем 802100 сум тәшкил иткән, республика финанславы белән ул 2406300 сумга кадәр арткан.

– Аксубайда яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнашалар, үзара салым акчасын җыюның бистә файдасына икәнен аңлыйлар. Гомуми җыелышта акчаларны кая юнәлдерергә дигән карар кабул ителде, чөнки бар эшне да берьюлы колачлап булмый. Әлегә үзара салым программасы гамәлдә, үзара салым программасын финанслау өчен, республика бюджетыннан да акча бүлеп бирелә, аксубайлыларның гражданлык активлыгы да югары – бергәләшеп бик күп эшләр башкарырга була, – ди шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров.

Быел үзара салым акчасына Заречная урамында балалар өчен уен мәйданчыгы сатып алынган һәм урнаштырылган, алты контейнер мәйданчыгы сатып алынган һәм урнаштырылган, район үзәгендә йөз энергия саклаучы лампа урнаштырылган, корыган агачларны һәм куакларны кисү һәм санитар чистарту эшләре башкарылган һәм православие зиратында койма яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев