Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кышка запасларын тулыландырдылар

Аксубай мәдәният йорты каршындагы мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртән район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре урнашты, ашлык төягән авыл хуҗалыгы предприятиеләре автомобильләре дә мәйднда үз урыннарын алды.

Ярминкә бер мәйданында район мәктәпләрен, фермерларны, эшмәкәрләрне һәм бакчачыларны җыйды. Мәгариф учреждениеләре вәкилләре сатып алучыларга мәктәп яны участокларында үстерелгәннән артып калган кишер, кәбестә, бәрәңге, кабак һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Аксубайның 3 нче мәктәбе хезмәткәрләре сатып алучыларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Фермер продукциясе – ит, ит эшләнмәләре, ак май шулай ук район үзәгендә яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Тере балык үз сатып алучысын көтте. Бакчачылар товар сату белән бергә яшелчә үстерү буенча киңәшләр бирделәр. Район үзәгендә яшәүчеләр шулай ук авыл сөтен, балны теләп сатып алдылар. Шәхси хуҗалыклары булган аксубайлылар өчен бөртек сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

–Бу ярминкәне оештырып, без һәркемнең кышкыга запасларны районда үстерелгән сыйфатлы продукция белән тулыландыра алуын теләдек, – диде ул. – Барлык мәктәпләргә, фермерларга ярминкәдә катнашулары өчен рәхмәт.

Күңелле музыка уйнады, үзешчән артистлар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучыларга җырлар бүләк иттеләр, сәүдә мәйданында күтәренке кәеф тудырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев