Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәләрен төгәлләделәр

Казанда быел соңгы тапкыр оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда безнең район вәкилләре дә катнашты.

Алар чираттагы тапкыр республика башкаласында яшәүчеләр өчен төрле төрдәге ит, ит эшләнмәләре, бәрәңге, кабак, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, бал, сөт, ашлык, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясен алып килделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Ярминкәдә районның авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре сәүдә итүчеләрне һәм сатып алучыларны матур концерт программасы белән сөендерделәр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәгә килүчеләрне бушлай кайнар аш белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев