Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар-Әфган сугышы геройлары мәңге якташлары хәтерендә булачак

Бүген Аксубайда Яр Чаллы шәһәре ДОСААФ автомәктәбенең һәлак булган сугышчы-интернационалисты Әхәт Насретдинов истәлегенә исемле КамАЗ автомобиле җитәкчелегендә сугышчы-интернационалистлар автобатальоны катнашучыларын тантаналы төстә каршы алу булды.

Бамперында якташыбызның фотосурәте урнаштырылган, үзәк мәйданда тукталган КамАЗ машинасы аерым игътибар җәлеп итте – аны җентекләп күзәттеләр, интернациональ бурычын үтәп, үз гомерен биргән егет турындагы кадерле истәлек кебек, аңа куллар белән кагылдылар.

Автомобиль Яр Чаллы шәһәренең ДОСААФ автомәктәбенә карый, анда Әхәт Насретдинов хәрби хезмәткә чакырылганчы укый. Бу уку машинасында Россия армиясенең булачак солдатлары йөри, аларның күбесенә автобатальоннарда хезмәт итәргә туры киләчәк. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Настрдинов Әхәт Габдулла улы исемендәге автомобиль көн саен шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итә. Моны полкташлары шулай хәл иткән һәм аларның карарын автомәктәп җитәкчелеге хуплаган.

Тантаналы очрашуга Россия хәрби хәрәкәтләре һәм Кораллы Көчләре ветераннарының (инвалидлар) «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, яшь армиячеләр, ватанпәрвәрлек төшенчәсе мөһим булган гади гражданнар җыелды.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Без, кайнар нокталарда сугышчан бурычларын үтәп, башларын салган үз геройларыбызны беркайчан да онытмыйбыз, – дип ассызыклады ул. – Бүгенге чара – моңа дәлил. Яшь буынны Әфганстанда, Чечнядә һәм Украинада махсус хәрби операцияләр вакытында сугышчыларыбызның күрсәткән батырлыклары үрнәгендә тәрбияләячәкбез. Бүген якташыбызны искә алырга килгәннәрнең барчасына да рәхмәт белдерәм. Якташыбыз исемен йөрткән бу машина кешеләргә бик күп еллар хезмәт итәчәк.

Очрашу тантаналы, шул ук вакытта җылы һәм ихлас атмосферада узды. Җыелучыларны Әхәт Насретдиновның полкташы – Алмаз Әхмәтҗанов сәламләде. Ул иптәше турындагы истәлек өчен барысына да чын күңеленнән рәхмәт белдерде.

Очрашуда катнашучылар каршында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады.

– Безнең сугышчыларыбыз Ватанны тышкы дошманнан саклыйлар. Без бердәм булырга, халык, яшьләр белән эшләргә тиеш, шул вакытта дошман безне җиңә алмаячак, – дип билгеләп үтте ул.

Ветераннар хәрәкәте активистларын бүләкләү булды. Тантанада катнашучыларның көчле алкышлары астында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы, Төньяк Кавказ регионы территориясендә кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучыларның Рәхмәт хатын Чаллы шәһәре ДОСААФ автомәктәбе инструкторы Рамил Гатинга тапшырдылар – ул Әхәт Настретдинов исемендәге автомобильне йөртә һәм анда булачак сугышчыларны өйрәтә.

Очрашуда катнашучылар һәлак булучы сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Рәсми чыгышлар музыкаль мизгелләр белән үрелеп барды – районның иң яхшы вокалчылары башкаруында күңелләргә үтеп кергән патриотик җырлар яңгырады.

Әхәтнең әти-әнисе Мәдинә Нургали кызы һәм Габдулла Шәфигулла улының һәм якын туганнарының (сценарий буенча бу каралмаган, тик алар Аксубайда шундый мөһим чарадан читтә кала алмадылар) очрашуда катнашулары барысы өчен дә өчен көтелмәгән хәл булды. Район җитәкчесе лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ата-аналарга район җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ТАНТАНА ЯҢА ИБРАЙ АВЫЛЫНДА ДӘВАМ ИТТЕ

Автомобильләр колоннасы үзәк мәйданнан Әфган сугышы героеның кече ватанына юл тотты. Яңа Ибрай халкы Дан мемориалы янына җыелды. Алар монумент янында яңгыраган һәр сүзгә игътибар иттеләр. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров Әфган сугышында һәлак булган авылдашларын искә алганнары өчен ветераннар хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

– Сез бик мөһим һәм игелекле эш башкарасыз – безнең геройлар турында истәлекне изге итеп саклыйсыз, күпме генә еллар үтмәсен, җәмгыятькә аларның тиңдәшсез батырлыгы турында онытырга ирек бирмисез, – диде ул. –

Авыл җирлеге советы, авыл халкы исеменнән бу хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Ул ветераннар хәрәкәте активистлары Самат Насртдиновка, Илшат Сабирҗановка һәм «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жареновага ТР Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы, Төньяк Кавказ регионы территориясендә кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучыларның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу авылда инде үз кешегә әйләнгән Яр Чаллы кунагы Алмаз Әхмәтҗанов иптәшенең авылдашлары алдында КамАЗ машинасының автомәктәптә нәкъ менә ничек пәйда булуы турында сөйләде, һәр килгән саен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Авыл мемориалы янында һәлак булган солдатның әнисенә багышлап язылган шигъри юллар яңгырады, ул беркемне дә битараф калдырмады. Өлкән яшьтә булуына һәм шундый хисләр кичерүенә карамастан, Мәдинә Нургали кызы кунакларга һәм авылдашларына йөрәк түреннән чыккан җылы рәхмәт сүзләрен әйтергә үзендә көч тапты.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев