Ярдәм белән барулар торган саен ешая, ә бурычлар мөһимрәк була бара. 22нче ярдәм йөге өч автомобиль белән юлга кузгалды. Аны Александр Убейкин җитәкләде. Ә волонтерлар үзләре ике төркемгә бүленделәр. Берсендә – Алексей Макаров, Илшат Минсафин, Рәис Хөсәенов. Икенчесендә – абыйлы-энеле Алмаз һәм Айдар Бакировлар, Иван Калугин.
Ярдәм йөген йөртүчеләр махсус хәрби операция зонасына ике мотоцикл, «УАЗ» автомобиле һәм хәрби госпиталь өчен дарулар алып барганнар. «Урал» мотоциклын дусларына бер төркем иптәшләре тапшырган, фермер Авдеевлар гаиләсе биргән автомобильне ремонтлап, сафка бастыруда Илшат Минсафин һәм Алексей Петрянкин автосервисында эшләүче егетләр белән бергә, барлык төр гаскәрләр ветераннары да үз өлешләрен керткәннәр. Икенче мотоциклны «Хакас» позывнойлы якташка бертуганнары һәм дуслары тапшырган.
Меңнәрчә чакрымнар белән исәпләнә торган юлда волонтерлар белән, йөрәкләрне җылытырлык һәм халкыбызның бердәмлегенә ышаныч биргән төрле вакыйгалар була.
–Волгоград өлкәсендә безнең автомобиль ватылды. Аны Калач-на-Дону шәһәрендә якындагы автосервиста ремонтларга карар иттек. Без иртәне көттек һәм хуҗаның номерын җыйдык. Ул иртәнге сәгать алтыга инде килде, безгә чәй, кофе тәкъдим итте, ә без запчасть артыннан барган арада автомобильне ремонтлау өчен боксны бушатты, – дип сөйләде Александр Убейкин. – Автосервис хуҗасы Михаил Братухинның җирле волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе булуын белгәч, без гаҗәпләндек. Калачеевлылар сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюдан тыш, шулай ук окоп шәмнәре ясау, челтәрләр үрү һәм солдатлар өчен мичләр әзерләү белән дә шөгыльләнәләр икән. Михаил Михайлович автомобильне ремонтлау белән генә ярдәм итеп калмады, шулай ук Аксубай яклаучыларына окоп шәмнәре, мич һәм носкилар да тапшырды. Рәхмәт йөзеннән безнең волонтерлар аны сало һәм бал белән сыйладылар.
Аксубай волонтерлары аңа мотоцикл двигателен төзекләндерү белән ярдәм итәргә һәм волонтерлар артыннан тапшырырга карар кылалар, чөнки шәһәр махсус хәрби операция зонасына гуманитар кәрваннар барган трасса янәшәсендә диярлек урнашкан. Бу, ара ераклыгына карамастан, кешеләрне берләштерә торган бердәмлек һәм ярдәмнең гаҗәеп көче.
Абыйлы-энеле Алмаз һәм Айдар Бакировлар да, үзләренең СВОда безнең яклаучыларны коткарган өлкән абыйлары – табибка ярдәм итү өчен, сәфәрне үзләре оештырдылар. Ул алгы сызыкта, кыр шартларында эшли.
Хәрби госпиталь өчен гуманитар ярдәм җыюны Айдар Бакиров оештырды.
–Ярдәм җыюда 58 кеше катнашты, 500 мең сум җыярга кирәк иде, 350 мең сумнан артыграк җыелды, – дип сөйләде Айдар. – Кешеләрнең битараф булмавы һәм үзара ярдәмләшүе аркасында без бу суммага кирәкле барлык әйберләрне сатып ала алдык. Безнең инициативаны хуплаганнары һәм яклаучыларга ярдәм иткән өчен дусларыма, партнерларыма зур рәхмәт. Бары тик шулай гына без җиңүне якынайта алачакбыз!
Күбрәк товар сатып алу өчен, алар маркетплейсларда яңа партнерлар тапканнар. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр бик күп. Даруханәләрдә, сатып алучыларның игелекле миссиясе турында белгәч, зур ташламалар ясаганнар. Сугышчылар өчен 200 медицина комплекты сатып алынган һәм комплектланган. Бу 200 коткарып калынган гомер.
Бакировлар әле тагын Түбән Новгородтан волонтер Иван Калугинның махсус хәрби операциядә катнашучы улы Николай белән очрашуын оештырганнар. Даими рәвештә волонтерлык сәфәрләрендә катнашкан һәм фронтка җибәрү өчен автомобильләрне ремонтлауда ярдәм иткән Иван улын күрү бәхетенә ирешкән.
– Абыйлы-энеле Бакировлар – чын геройлар, – дип уртаклашты Иван Калугин. – Улларын лаеклы итеп тәрбияләгән әниләре Рәмзия Газизҗан кызы алдында түбәнчелек белән баш иям. Алмаз белән Айдар минем өчен улым янына баруны бушлай оештырдылар, аңа гуманитар ярдәм һәм шәхси посылкалар тапшырдылар. Аларның ярдәме бәяләп бетергесез. Аларның гамәле – кешеләрнең, шәхси кыенлыкларга карамастан, алгы сызыктагы сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер булуның үрнәк мисалы.
Сәфәр яңа кешеләр белән танышу гына түгел, яхшылык һәм үзара ярдәмнең гади булмаган заманда безне берләштерүче мөһим әйбер булуын да раслый.
–Һәрвакыт, сәфәрдән кайтканда, үзеңнең яшең, көчең турында уйланасың, – дип уртаклашты Александр Убейкин. – Ләкин анда безнең сугышчы якташларны, мотоцикллар һәм автомобиль белән бергә тапшырган посылкалардан аларның ничек шатлануларын, үзләренә тәҗел кирәк булган автотранспортны алып китүче егетләрне күргәч, әйе, аның шуңа торганын, безнең анда булырга тиешлегебезне без яхшы аңлыйбыз.
Һәм бу сүзләр – Ватанны саклаучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген тирән аңлау. Волонтерлар гуманитар йөкләрне алып барып кына калмыйлар, һәр посылкага, һәр кул кысышуга, һәр кайгырту һәм ярдәмгә җан җылыларын салалар. Алар сугышчыларның батырлыгы белән илһамланалар һәм янәшә булырга, бу гади булмаган вакытта аларга ярдәм итәргә тиеш булуны тоялар.
Аларның яклаучылар сафына керү теләге – ул тирән патриотик позиция, Ватаныбызны яклаучылар белән бергә иңгә-иң басып тору әзерлеге.
Нет комментариев