Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы сүгенгән өчен җавап тотты

Аксубай районы прокуратурасы Аксубай районында яшәүче 63 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Мәхкәмә ир-атны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 319 нчы маддәсе (хакимият вәкилен үзенең хезмәт бурычларын үтәгәндә җәмәгать алдында мыскыллау) буенча гаепле дип таныды.

Мәхкәмәдә ачыкланганча, хөкем ителүче 2025 елның 8 ноябрендә, кичке сәгать 17:20дән 17:40ка кадәр, исерек хәлдә Аксубай үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә булган. Ул Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җинаять эзләү бүлекчәсе оператив вәкиленең законлы гамәлләреннән һәм аңа ясаган искәрмәсеннән канәгать булмыйча, хастаханә хезмәткәрләре алдында аңа карата берничә тапкыр әдәпсез, сүгенү сүзләре һәм башка мыскыллау гыйбарәләре кулланган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Мәхкәмә карары белән аңа дәүләт файдасына 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Мәхкәмә карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев