Аксубайдан яшь блогер әнисе белән кар өстендә автошәһәрчек төзегән
Елена Латыпова әнисе Алёна Муртазина белән иҗат белән шөгыльләнергә һәм барлык яңалыкны белергә ярата.
Алена Аксубай районында ”Игелек берлеге” тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын җитәкли, бик иҗади һәм актив, позитив, ачык һәм максатчан.
Ә кызы җырлы, бии һәм ул гына да түгел. Әнисе белән бергә рәсем дә ясыйлар, тегәләр дә һәм кул эшләре белән шөгыльләнүдә бик күп яңа техниканы үзләштерәләр. Ә шул көннәрдә үзләренең ишегалдында кар өстендә автошәһәрчек ясаганнар, Елена юл билгеләрен алдан үзе әзерләгән.
– Без иҗаттан башка яши алмыйбыз, вакытны бергә үткәрергә, илһамланырга, өйрәнергә, бәйгеләрдә катнашырга яратабыз. Менә автошәһәрчек белән видеоны да юл йөрү куркынычсызлыгы буенча бәйгегә җибәрәбез. Шулай итеп, вакытны файдалы уздырып кына калмадык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә ныгыттык, – ди Еленаның әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев