Аксубайдан Анна Борисова «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңү яулады
Казанның «Корстон» кунакханә комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Аксубай районыннан конкурсның зональ этабы финалистлары – Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Анна Борисова һәм «Аксубай егетләре» баянчылар халык балалар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова катнашты. Чарада катнашучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталия Куштукова озатып йөрде.
Конкурска Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән 300 гә якын гариза килгән. Жюри төрле номинацияләрдә 41 җиңүчене билгеләде.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Ул ассызыклаганча, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы тарафыннан ел саен оештырыла торган конкурс җәмгыятьтә хатын-кызларның күпкырлы ролен ассызыклый. «Хатын-кыз – ана» номинациясендә ул биш бала әнисе Анна Борисовага җиңүче Дипломын тапшырды.
Чәчәкләр, бүләкләр һәм ягымлы сүзләр Аннаның бу көнен онытылмас итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев