Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайдагы Экофестиваль: табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү

Район үзәгенең Гуляев скверында традицион «Уяну» экофестивале узды

Бу көнне аксубайлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе табигать сөючеләрнең уникаль, якты бәйрәме мәйданчыгына әверелде. Яшел зонада күпсанлы балалар, өлкәннәр җыелды. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килде.

– «Уяну» экофестивале инде унынчы ел уздырыла, ул районның мәдәни тормышына ныклап керде, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Бу фестивальнең максаты – яшь буында табигатькә карата мәхәббәт хисе, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Һәм моңа ирешелә дә. Бәйрәм белән сезне!

Район башкарма комитеты җитәкчесе укучылар белән экологик тәрбия буенча актив эшләгәннәре өчен үзәк китапханә коллективына, директор Ирина Телешевага рәхмәт белдерде.

Җыелучыларны үзәк китапханә директоры Ирина Телешева сәламләде.

– Үзара хезмәттәшлек өчен барыгызга да зур рәхмәт, – диде ул. – Сез безгә зур кызыксыну белән киләсез, безнең чараларда катнашасыз. Без аларны файдалы һәм истә калырлык итәргә тырышабыз. Бүген без яхшы, танып белү ялы өчен бик күп локацияләр, ниндидер кызыклы нәрсәләргә өйрәнергә, ниндидер яңа нәрсәләр белергә мөмкинлек биргән мәйданчыклар тәкъдим итәбез. Сезгә күтәренке кәеф телим!

– Агач утырткан кеше аны сындырмаячак, ә чүп җыючы аны урманда ташламаячак, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәксчесе Адрей Ильмухин. – Яшьтән үк табигатькә сакчыл караш дәресләрен үзләштерү бик мөһим. Һәм бу эштә китапханә үз укучыларына ярдәм итә.

Бәйрәмдә катнашучыларга район православие чиркәве башлыгы ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать итте.

– Сентябрьнең беренче якшәмбесендә чиркәү күптән түгел – 2015 елда гамәлгә куелган табигатькә багышлап гыйбадәт кыла, – диде ул. – Бу көнне барлык чиркәүләрдә дә әйләнә-тирә мохит, табигать өчен дога кылалар. Һәм бу уңайдан экология фестивале православие динен тотучылар өчен зур әһәмияткә ия – табигать алдында җаваплы булырга өйрәтә.

Рәсми чыгышлар балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгышы белән алышынды. Скверда шатлык атмосферасы тудырып музыка яңгырады.

Якты кояш, көзге җылы һава торышы массакүләм чара үткәрүгә уңай йогынты ясады. Территориядә бик күп тематик мәйданчыклар эшләде. Шул исәптән – Эко-библиоакадемия, «Көз бүләкләре» проекты, «Кызыл китап һәм анда яшәүчеләр» аллеясы, «Цветоград», «Экоша» театр тыкрыгы», Осталар шәһәрчеге, «Витаминнар хәзинәсе» Эко-кафесы. Аларның хезмәтләрендә барысы да табигатькә, аны танып белү һәм саклау мәсьәләләренә багышланды, тере һәм тере булмаган табигать турында яңа битләр ачылды. Түгәрәк сәхнәнең икенче ягында табигать бүләкләреннән – җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган күргәзмә дә соклану уятты.

Әкият геройлары балаларны һәм өлкәннәрне викториналарга чакырып, сукмаклар буйлап йөрделәр. Файдалы үсемлекләр һәм җиләк-җимеш кайнатмаларын татып карарга мөмкин иде (дәрестән соң экофестивальгә кергән малайлар һәм кызлар шулай эшләделәр дә), бу көн истәлегенә махсус фотозонада фотога төшәргә мөмкин иде.

Экофестивальнең мәдәни программасында балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты – солистлар һәм хореография ансамбльләре чыгышлары белән сөендерделәр, рәсем ясау бүлеге укучылары агачлар күләгәсендә утырып скверның табигатен сурәтләделәр. Фестивальдә шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте», Форпост вәкилләре дә катнашты. Аксубай универсаль технологияләр техникумының экологик десанты үз эшчәнлеге турында бәян итте. Балалар баш урманчы Андрей Ильмухинның «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабында катнашу турындагы чакыруын кабул иттеләр.

Бу көнне үзәк китапханә оештырган экология темасына бәйгеләрдә иң актив катнашучылар «Эко открытка» район бәйгесендә җиңүчеләр Ангелина Чернова (Трудолюбово), Никита Молоствов (Яңа Тимошкино), Зәринә Мостафина (Иске Ибрай) лаеклы бүләкләр алдылар. Шулай ук сәхнәдә экология тематикасы буенча «Китап аша экологиягә» иҗади гаилә бәйгесе дипломантларын Мамоновлар (Яңа Чуаш Адәмсуы), Конновлар, Андреевлар (Кәкре Күл), Молоствовлар (Яңа Тимошкино), Ярославкиннар, (Трудолюбово), Калуковлар (Иске Тимошкино) гаиләләрен бүләкләделәр.

«Зоологик мозаика» район анималистик эшләр бәйгесе дипломантлары Кира Калукова (Иске Тимошкино), Дима Аниськин (Сергеевка поселогы), Екатерина Майорова (Яңа Тимошкино), Николай Шамиев ( Беловка), Александра Харитонова (Иске Чуаш Адәмсуы), Егор Яшмурзин (Иске Тимошкино), Екатерина Иванова (Иске Савруш), Мария Башатова (Кәкре Күл), Милана Сидорова (Кәкре Күл), София Охотникова (Савгач), Азалия Әхмәтсафина (Татар Сөнчәлесе) бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев