Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “зәңгәр беретлылар” Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр

Бүген Хәрби Дан мемориалы янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Зәңгәр тельняшка һәм берт кигән ир-атлар Мәңгелек ут алдында традицион рәвештә сафка бастылар.

Ветеран-десантчыларны бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.

– Һава-десант гаскәрләре – армиянең элитасы, – дип билгеләп үтте ул. – Алар һәрвакытта да үзләренең сугышчан сәләтләрен исбатладылар, һавадан, җирдән теләсә нинди хәрби бурычны үти алдылар. Махсус хәрби операция зонасында да алар батырлык үрнәге күрсәтәләр. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Үз вакытында Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәнегез һәм бүген дә сафта булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Һава-десант гаскәрләре ветераннарын “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин котлады. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының республика Советыннан бәйрәм белән котлап, ул ҺДГ ветераннар берлеге җитәкчесе Александр Лизуновка медаль тапшырды.

Россия Федерациясе хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы медаленә булачак мемориалның иганәчесе ҺДГ ветераны Константин Николаев та лаек булды.

Бәйрәм уңаеннан очрашу эшлекле нотада тәмамланды. Катнашучылар элеккеге десантчыларның ветераннар эшен активлаштыру турында сөйләштеләр, иҗтимагый эшчәнлектә юнәлешне билгеләделәр.

Камил Гилманов Константин Николаев һәм Виталий Маркин белән бергә яңа объект төзелеше барышын анализладылар, алга таба эш итүне билгеләделәр.

Константин Николаев бу мемориалны Аксубай укучыларына, десантчылар булырга хыяллансыннар һәм хезмәткә әзерләнсеннәр өчен, Һава-десант гаскәрләренең бөтен көчен һәм куәтен күрсәтү өчен төзергә карар иткәнен таный. Биредә проектор урнаштырылачак, Россия армиясе турында фильмнар күрсәтергә, батырлык дәресләре үткәрергә мөмкин булачак.

– ҺДГ барлык конфликтларда да үзләрен лаеклы итеп күрсәттеләр. Туган ил көчле хәрби ярдәмгә мохтаҗ булган урыннарда ҺДГ һәрвакыт алгы флангта чыгыш ясады, – диде ул. – Шулай ук бүген, махсус хәрби операция барганда да, бу гаскәрләр кабат алгы сызыкта. Бу – Россия Кораллы көчләренең көче, горурлыгы һәм бизәге. Мин бу сүзләрне һич арттырусыз әйтәм. Ә егетләргә котлауларымны десантчылар җырыннан алынган “Һава-десант гаскәрләре өчен, зәңгәр күк йөзе өчен!”, – дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев