Аксубайда җырлы-биюле кич
Үзәк паркта «Пошла жара» иҗади проекты кысаларында чираттагы җомга кичәсе узды.
Бу кич Бердәм фольклор көненә багышланды.
Программа кунаклары – Кече Сөнчәле авыл клубы вәкилләре: “Парне” балалар фольклор коллективы һәм “Тăван кил” халык чуаш фольклор коллективы солисты Вера Уканеева.
Концертка чын музыка сөючеләр җыелды, алар артистларны зур дәрт белән каршы алдылар. Чуаш милли киемнәрендә яшь башкаручыларның сәхнәдә чыгыш ясаулары тамашачыларда соклану уятты, солистка Вера Уканеева халык җырларын башкаруы белән тыңлаучыларда зур тәэсирләр тудырды. Алар утырган урыннарыннан торып, бии башладылар. Бу кич аеруча җанлы һәм кызыклы үтте.
Программада шулай ук талантлы башкаручылар Солтан Рәхмәтуллин, Виталий Краснов, Фәнис Низамов, Варвара Панюкова катнашты. Концерт сәхнәсе бию мәйданчыгына әверелде – тамашачылар сиксәненче, туксанынчы елларның дәртле җырларына рәхәтләнеп биеделәр. Жор теле алып баручылар Тимур Крайнов һәм Борис Ильин сәхнә түрендә булдылар, аудитория аларны яхшы дуслары кебек кабул итте. Программаның уңышына “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары да үз өлешләрен керттеләр.
Фото: редакция, район мәдәният йорты һәм Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты архивларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев