Аксубайда хоккей сезоны ачылды
Үзәк шугалакта бу сезонда беренче хоккей ярышлары узды.
Беренче булып спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм аның чыгарылыш укучылары командалары көч сынашты. Яшьләр командаларының яңа ел турниры кышкы спорт төрен яратучыларның зур игътибарын җәлеп итте. Җанатарлар дусларына көч биреп тордылар. Боз өстендә уенннар мавыктыргыч, спорт дәрте белән узды.
Командалар очрашуы тигез исәп белән тәмамланды. Матчтан соңгы пенальти җиңүче команданы билгеләргә ярдәм итте. Җиңүне спорт мәктәбен тәмамлаучыларның хоккей дружинасы яулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев